+12 °С
Облачно
Журналга язылу

Май ахырына кадәр сатып алмагыз!

Белгечләр бик иртә өлгергән җиләккә кызыкмаска киңәш итә.

Май ахырына кадәр сатып алмагыз!Май ахырына кадәр сатып алмагыз!
Май ахырына кадәр сатып алмагыз!

Бер атна эчендә үскән җиләк берничек тә табигый була алмый. Мондый тиз үсеш өчен бик күп ашламалар кулланыла, дип белдерә диетологлар.

Табиблар билгеләп үткәнчә, Русиянең көньяк төбәкләрендә җиләк сезоны май ахыры — июнь башыннан да иртәрәк башланмый. Җиләкнең табигый өлгерүе өчен 20-35 көн, кояш һәм җылылык кирәк булачак.

"Бер атна эчендә җиләк үстерү өчен, җитештерүчеләр ашлама өчен акча кызганмый. Нәтиҗәдә, югары нитратлы җиләк барлыкка килә, ул организмда нитритларга әйләнә һәм кан составына һәм гемоглобинга тәэсир итә”, — дип аңлата эксперт.

Шуңа күрә иртә өлгергән җиләк ашау сәламәтлек өчен хәвефле, аеруча аны күп куллану куркыныч тудыра. Аны артыгы белән куллану аллергия, дерматит, иммунитетның гомуми кимүе һәм токсиннар белән агулануга китерергә мөмкин.

Мондый җиләкне балаларга ашатырга бөтенләй киңәш ителми. Иң яхшысы — үзебездә өлгергән бакча җиләге. Читтән китерелгән җиләкне май ахырына кадәр сатып алмаска, дип киңәш итә белгеч.

Читтән китерелгән җиләкне саклау өчен антибиотиклар белән эшкәртәләр, шуңа күрә аны тышкы кыяфәтенә карап сайларга кирәк булачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас