

Май бәйрәмнәре чорында балалар өчен төп куркыныч – сулыклар. Бу хакта "ЛизаАлерт" эзләү-коткару отрядының югалуларны профилактикалау буенча инструкторы Наталия Абрамова “РИА Новости”га сөйләгән.
"Май бәйрәмнәрендә кешеләр еш кына табигатькә, шашлыкка, сулыклар буена чыга. Бу очракта иң төп куркыныч – су. Монда шуны истә тотарга кирәк, балаларга өлкәннәрдән башка су янына якын килергә ярамый”, – ди инструктор.
Наталия Абрамова билгеләвенчә, өлкәннәр табигатьтә булганда еш кына зуррак балаларга кечкенәләрен карарга куша, әмма болай эшләү һич тә ярамый. Балалар ким дигәндә бер өлкән кешенең даими контролендә булырга тиеш, чөнки табигатьтә югалу яки куркыныч хәлдә калу җиңелрәк, бигрәк тә су янында.
Моннан тыш, ул май бәйрәмнәре чорында баланы югалту куркынычы булган киңкүләм чаралар турында да кисәтте.
"Теләсә нинди бәйрәмнәр вакытында, озын ял көннәрендә, бигрәк тә һава торышы яхшы һәм җылы булса, халык урамга, табигатькә чыга, һәм шул вакытта балалар югалу турында гаризалар чын-чынлап арта. Әгәр 2025 ел статистикасына карасак, апрельдә — 1084, майда — 1219, ә июньдә 1100 гариза килгән. Мәгълүматлардан күренүенчә, аз булса да, саннар нәкъ шул вакытта арта”, — ди инструктор.
Автор фотосы.