+21 °С
Облачно
Журналга язылу

Янган йорттан туганнарын алып чыккан

Газиз кешеләренең гомерен саклап калган үсмерне ил башлыгы медаль белән бүләкләде. 

Янган йорттан туганнарын алып чыкканЯнган йорттан туганнарын алып чыккан
Янган йорттан туганнарын алып чыккан

Русия Президенты Владимир Путин 4 майда Омск укучысы Алексей Жернаковны “Янгында батырлык өчен” медале белән бүләкләде. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Документтан күренүенчә, үсмерне "Экстремаль шартларда кешеләрне коткарганда кыю һәм тәвәккәл гамәлләре" өчен бүләкләүгә билгеләгәннәр. 17 яшьлек мәктәп укучы Алексей Жернаков янган йорттан дәү әнисен, сеңлесен һәм энесен коткарган.

Ул башта күршеләренә йөгереп кергән, аларны ярдәмгә чакырган. Аннары дөрләп янган йортка тәрәзәдән кергән һәм бер-бер артлы барлык туганнарын урамга чыгарган. Аларны тәрәзәдән күршеләре кабул итеп торган. Алексей тән пешүләре алган.

Гаилә йортсыз калган, ләкин, бәхеткә, барысы да исән-сау.

Мәктәпне тәмамлагач, Алексей Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы академиясенә укырга керергә җыена.

 Фото: СУ СК РФ по Омской области.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас