

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Чишмә районара тикшерү бүлеге Уфада яшәүче 44 яшьлек иргә карата Русия Җинаять Кодексының 213 мәддәсенең 2 өлеше буенча гаепләү белдерде.
Агымдагы елның 2 маенда “Авиатор” бакчачылык ширкәтендә гаепләнүче юк кына сәбәп аркасында хатын-кызга һөҗүм иткән, үтерү белән янаган, аның дүрт яшьлек кызына аягы белән типкән. Аннары инвалид ирнең таягын тартып алган һәм берничә тапкыр аның башына суккан. Аларны якларга тырышкан шаһитны чокырга төртеп төшергән, ул тән җәрәхәтләре алган.
Мәгълүмат социаль челтәрләр мониторингы барышында ачыкланган. Биредә яшәүчеләр сөйләвенчә, 44 яшьлек ир аның йорты белән күршесе арасындагы сукмак бары тик аныкы гына булырга тиеш, дип карар кылган. Риза булмаганнарның барысын да йодрыклар көтә, ә шул сукмакта тоткарланган балаларны ир машинасы белән куа.
Хәзерге вакытта хулиган тоткарланган, чик кую чарасы турындагы мәсьәлә хәл ителә, дип хәбәр иттеләр Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә.
Автор фотосы.