+26 °С
Ясно


Нефтекама шәһәрендә сабый дүртенче кат тәрәзәсеннән килеп төшкән. Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, әнисе бер генә минутка игътибарын читкә юнәлткән арада малай тәрәзә төбенә менеп, москит челтәренә таянган һәм егылып төшкән.
Хәзер бала шәһәр үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегендә авыр хәлдә ята.
Ведомство мәгълүматлары буенча, быел Нефтекамада биеклектән егылуның 2 очрагы теркәлгән. 2025 елда-3 очрак, шуларның берсе фаҗигале тәмамланган.
Автор фотосы.