Йортка шарлы яшен суккан

Башкортстанда яшен аркасында ике янгын чыккан.

Йортка шарлы яшен сукканЙортка шарлы яшен суккан
Йортка шарлы яшен суккан

Кырмыскалы районында буш торган агач йортка шарлы яшен сукты. Бу хәл Прибельск бистәсендә 30 апрельдә 22.40 сәгатьтә булган. Ярты сәгатьтән соң янә шарлы яшеннәре Прибельскийдан өч чакрым ераклыктагы Сарт-Нәүруз авылындагы сарайга килеп кергән.

Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр иткәннәр район хакимиятендә.

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас