

Благовещен шәһәрендә кич белән үсмер питбайкта башлангыч сыйныф укучысын бәрдергән. Аягы имгәнгән һәм кулы сынган 9 яшьлек баланы дәваханәгә алып киткәннәр. Район башлыгы Анна Карабанова хәбәр итүенчә, балалары мини-мотоциклларда йөргән өчен ата-аналарга штраф салу очраклары шәһәрдә һәм районда атна саен кабатланып тора.
"Еш кына ата-аналар питбайкка хокук кирәкми, бу спорт инвентаре, диләр. Әйе, бу дөрес. Ләкин питбайкта шәһәр буйлап йөрергә ярамый, бу мотоцикл да, мопед та түгел. Питбайк гомум файдаланудагы юлларда түгел, ә махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда гына кулланылырга тиеш. Еш кына мондый техника малайларга бүләк сыйфатында сатып алына, ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә итү хокукыннан башка йөрү – шулай ук административ хокук бозу, димәк, полициягә дә, комиссиягә исәпкә кую өчен нигез", - дип искәртә Анна Карабанова.
Машина йөртү таныклыгыннан башка мототехника белән идарә иткән өчен балигъ булмаганнарга 5-15 мең сум күләмендә штраф салына, ә аны хокугы булмаган үсмерләргә сатып алып биргән ата-аналарга 30 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин. Әгәр ата-аналар тәрбия буенча бурычларын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарттырылса, аларга 500дән алып 2 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Үсмерләрне исә исәпкә куячаклар.
Автор фотосы.