

Октябрьский шәһәренең Московка бистәсендә үсмер тән пешүләре алган. Ут кабызу сыекчасы белән эш иткәндә аның бөтен гәүдәсе, диярлек – бите, муены, гәүдә өлешләре, кул-аяклары пешкән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, пешүләр балаларнывң ут белән шаяру, үлән яндыруы нәтиҗәсендә булган.
Әлеге очрак буенча тикшерү бара. Аның нәтиҗәләре буенча балаларның әти-әниләренә яисә башка законлы вәкилләренә карата карарлар кабул итү мәсьәләсе тикшерәләчәк.
МЧС по РБ