

Бал корты чагу күпчелек очракта кеше өчен куркыныч тудырмый. Әгәр бөҗәк аллергия куркынычы булган кешенең битен тешләсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип белдерә Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш балалар анестезиологы-реаниматологы Дмитрий Новиков.
Бал кортының тешләве һәрвакыт диярлек тиредәге реакцияне китереп чыгара, ул шешеп китәргә һәм авыртырга мөмкин. Әмма аллергия булган очракта, бал корты чагу хәвеф тудыра.
“Бал кортлары тешләгәннән соң 99 процент очракта шул урын реакция бирә, шешә һәм авырта. Тик кешедә аллергия булу куркынычы бар икән, шунда ук "ашыгыч ярдәм" чакыртырга кирәк, чөнки бал корты чагу аллергия реакциясе, хәтта анафилактик шок китереп чыгаруы мөмкин”, — дип табиб сүзләрен китерә “РИА Новости”.
Кечкенә баланы бал корты чаккан очракта, шунда ук табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки балалар аллергияне авыррак кичерә. Әгәр бал корты муенны, яисә битне чага икән, бу очракта да табибка күренергә ашыгыгыз.
Автор фотосы.