

Майда көчле магнит давыллары әледән-әле дәвам итә. Белгечләр мәгълүматларына караганда, 15 майда җирдә янә магнит давылы башланачак. 17-18 майда аның көче 4 баллага җитәчәк, шуңа да метеопатларга аның тәэсире нык булачак. 23 майда көчле геомагнитлы дулкыннар дәвам итә, магнит давылының интенсивлыгы 5 баллга кадәр җитәчәк.
“Аеруча сизгер кешеләргә яңа сынау чорына алдан әзерләнергә һәм аларның басымына бирешмәскә кирәк. Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Хәвефле төркемгә хроник авырулары булган һәм өлкән яшьтәге кешеләр керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә”, — дип аңлата табиб-терапевт Надежда Чернышова.
Белгеч аңлатуынча, магнит давыллары йөрәк өянәге, инсульт, гипертоник кризислар барлыкка килү куркынычын арттыра һәм йөрәк ритмы бозылуга китерә. Бу көннәрдә хроник авырулар кискенләшә, баш авыртулары, кәефнең кискен үзгәрүе, хәлсезлек һәм нервылар какшауы сизелә.
"Йокы туйганчы йокларга, артык авыр эш эшләмәскә һәм табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, магнит давыллары вакытында үзеңне стресска дучар итәргә ярамый. Бу көннәрдә күбрәк ачык һавада йөрергә яки табигатькә якын булырга кирәк", — дип киңш итә табиб.
27 майда геомагнитлы дулкыннар янә көчәюе фаразлана.
Автор фотосы.