+25 °С
Облачно
Журналга язылу

Башкортстанда үсмер поезд астында кала язган

Андыйлар турында күлмәктә туган, диләр...

Башкортстанда үсмер поезд астында кала язганБашкортстанда үсмер поезд астында кала язган
Башкортстанда үсмер поезд астында кала язган

13 майда, көндезге вакытта,  ашыгыч хезмәтләргә тимер юлындагы очрак турында мәгълүмат килгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Салават шәһәрендә яшәүче балигъ булмаган үсмер тимер юл буеннан барган. Шул ук вакытта тизлек белән поезд килгән. Үсмер читкә сикерергә уйлаган, тик хәрәкәт итүче транспорт җиле аны чак состав астына алып кереп китмәгән. Бәхеткә, фаҗига булмый калган. Машинист, юлчы өчен куркып, ашыгыч тормозга басуны кулланган.

Үсмер күлмәктә туган — җәрәхәтләр белән генә котылган. Аны тикшерү өчен медицина учреждениесенә алып киткәннәр.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас