

Тугызынчы дистәне ваклаучы Мәхмүдә әбинең үзе белән якыннан танышканчыга кадәр аның афоризмга әйләнгән шушы сүзләрен ишетеп белә идем инде. Благовар районының Шарлык авылы халкы алдашырга юл куймас, туры сүзле, гадел, эшчән апа иде ул. Башкаларда да хезмәт сөючәнлекне, уңганлыкны яратты. Ире Хәернас абый белән бергә, сигез баласына да шушы матур сыйфатны сала алган апабыз. Аның холык-табигатен ача торган бер генә деталь. Көз. Балалары бәрәңге алырга җыелган. Кемдер шул ялларда авылга кайта алмый калган. Эш тәмамлануга, ындырның бер почмагында, ашъяулык кадәр генә урында, бәрәңге алынмый кала. Монысы кайта алмаучының өлеше. Әни кеше фикеренчә, җир эшенә һәркемнең кулы тияргә тиеш, эшләп ашасаң, ризыкның кадерен, тәмен беләсең.
Шөкер, Мәхмүдә әбинең хезмәт тәрбиясен оныклары да татып үскән. Югарыда телгә алынган афоризм да алар белән бәйле инде. Бервакыт ул җәйге каникулга кайткан ялкаурак оныгын берничек тә тыңлата алмый икән. Бер әйткән, ике... Өченчегә нәзек тал чыбыгы белән берне “шарт” үзенә.
- Что ты делаешь?! Ты же мне позвоночник сломаешь! – дип чәрелди икән малай ихата уртасында. Ә мишәр карчыгы йөзенә кызгануның әсәрен дә чыгармый болай дигән:
- Уфаңда гына утыр! Званугың да батылмас!..