

Русия Мәгариф министрлыгы вәкилләре, мошенниклык очраклары арту нәтиҗәсендә, балаларына җәйге лагерьларга юлламалар эзләүче әти-әниләрне сак булырга чакырды.
“Киңкүләм мәгълүмат чараларында балалар өчен ял лагерьларына юлламалар базарында мошенниклык очраклары турында хәбәрләр барлыкка килү сәбәпле, Русия Мәгариф министрлыгы ата-аналарны балалар ялы урыннарын, юлламалар алу ысулын сайлауга игътибар белән карарга һәм шикле тәкъдимнәргә ышанмаска чакыра”, - диелә ведомство сайтында.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе алдыннан бушлай федераль “кайнар линия” эшләтеп җибәрелде. Аның буенча шалтыратып, теләгән һәркем балалар ялы мәсьәләләре буенча белгечләр белән киңәшләшә алачак.
Министрлыкта беренче чиратта оешмаларны “Детскийотдых.рф” порталында рәсми реестрда тикшерергә киңәш итәләр. Ресурста әлеге лагерьларның тикшерелгән контакт мәгълүматлары бар. Шуннан соң ата-аналарга оешманың сайтына күчәргә, урнашу шартлары белән танышырга, шулай ук анда булган балаларның һәм аларның ата-аналарының бәяләмәләрен өйрәнергә киңәш итәләр.
Өстәмә сорауларны федераль һәм төбәк “кайнар линияләренә” җибәрергә яки сайланган лагерь вәкилләренә турыдан-туры бирергә мөмкин. Шулай ук ведомство һәм мәгариф идарәсе төбәк органнар сайтларындагы мәгълүматка таянырга киңәш ителә.
Автор фотосы.