Шкаф эчендә кем кыштырдый?

43 яшьлек хатын үз балаларыннан шулай качып йөри. 

Шкаф эчендә кем кыштырдый?Шкаф эчендә кем кыштырдый?
Шкаф эчендә кем кыштырдый?

Республика буенча суд приставлары хезмәте мәгълүматы буенча, Караидел районында яшәүче 43 яшьлек хатынның үз балаларына алимент буенча зур бурычы җыелган һәм ул җаваплылыктан качып йөргән. Әни кеше шалтыратуларга җавап бирмәгән һәм акча эшләргә Мәскәүгә чыгып киткән.

Суд приставлары бурычлы хатынның районга кайтуы турында белгән. Алар адрес буенча килгәч, бергә яшәүче ир өйдә башка беркем дә юк, дип белдергән. Ләкин приставлар шкафта кыштырдау тавышын ишетеп калганнар...   

Хатынны бүлеккә китергәннәр, штраф билгеләгәннәр, ләкин бу аны төп бурычыннан азат итми. Аңа элеккечә алимент суммасын түләү яный.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас