

Тыва республикасының Кызыл шәһәре полициясенә балалар бакчаларының берсенә йөргән аналардан берьюлы берничә гариза килгән. Әниләр үзләренең дүрт яшьлек балаларында укол эзләре тапканнар. Сабыйлары сөйләвенчә, тәрбияче һәм аның ярдәмчесе балаларны берәм-берәм бәдрәф бүлмәсенә алып кереп, укол ясаганнар.
Балаларының тәмендә укол эзләре тапкан әниләр ата-аналар чатына фотолар җибәргән, башкаларны да үз сабыйларын тикшереп карарга чакырган.
Ачыклануынча, Кызыл шәһәренең 15нче балалар бакчасы тәрбиячеләре уколны артык актив, шук балалар өчен җәза ысулы буларак кулланган. Шул ук вакытта шприцларда нинди дә булса дару яки башка матдәләр булмаган, ләкин моны тулысынча тикшерү органнары ачыклаячак. Тикшерү эшенә полиция, Тикшерү комитеты, шулай ук прокуратура да кушылган. Балалар бакчасы хезмәткәрләренә өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Автор фотосы.