+22 °С
Облачно
Журналга язылу

Балаларны куркыту – иң җиңел ысул!

Мәктәп укучысы җинаятьчеләрне тотуда катнашам дип уйлаган.

Балаларны куркыту – иң җиңел ысул!Балаларны куркыту – иң җиңел ысул!
Балаларны куркыту – иң җиңел ысул!

Вологда өлкәсендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре кыяфәтендәге билгесез кешеләр 16 яшьлек мәктәп укучысы белән элемтәгә кергәннәр. Кызны ул җинаятьчеләрне тотуда катнаша дип ышандырганнар. Зыян күрүче мошенникларга 21 миллион сум акча биргән.

Аферистлар мәктәп укучысы белән берничә көн элемтәдә була. Шул вакыт эчендә ул аларга гаиләнең барлык тупланмаларын аферистларга тапшыра.

Русия Эчке эшләр министрлыгында үсмерләргә йогынты ясау өчен аферистлар өч этаптан торган схеманы куллана, дип искәрттеләр. Беренчесендә үсмер белән социаль челтәрләр аша элемтәгә керәләр һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыралар. Аннары җинаятьчеләр үзләрен махсус хезмәтләр хезмәткәрләре дип таныштыра. Шуннан соң бала белән аралашуга янәсе ФСБ яки Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылырга мөмкин. Алар алдагы аралашу фактын (социаль челтәрләр аша) куркыту өчен сәбәп итеп кулланалар, баланы ата-аналарыннан яшереп, теләсә нинди командаларны, шартларны үтәргә мәҗбүр итәләр.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас