

Кичә, 23 майда, суда балалар белән ике фаҗигале очрак булган.
Чишмә районының Салих авылында, Узы елгасында, 15 яшьлек үсмер суга батып үлгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, һәлак булучының гәүдәсен судан коткаручылар чыгарган.
Икенче фаҗигале очрак Дүртөйле шәһәрендә булган. Үсмер балыкка киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Укучының киемнәре һәм шәхси әйберләре яр буенда табылган. Хәзерге вакытта үсмерне зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре эзли.
Ведомствода суда хәвефсезлек кагыйдәләре турында искә төшерделәр.
"Елгаларда һәм күлләрдә салкын һәм көчле агымлы урыннар саклана, бу кеше гомере өчен куркыныч булырга мөмкин. Салкыннан көзән җыеру хәтта яр буенда да барлыкка килергә мөмкин. Балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрегез: өлкәннәрсез суга кермәскә, җиһазландырылмаган урыннарда су коенмаска, таныш булмаган урыннарда суга чуммаска, яр буенда хәвефле уеннар оештырмаска, куркыныч туганда шунда ук өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга”, — диелә ведомство хәбәрендә.
Фото: МЧС по РБ