

Калинин район суды балигъ булмаган балаларын тәрбияләмәүче ана кешегә карата хөкем карары чыгарган. Ул “Бала тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү” мәддәсе буенча гаепле дип табылган.
Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гаепләнүче даими рәвештә алкоголь кулланган, үзенең кечкенә балаларының бөтенләй карамаган. Аларны ашату, сәламәтлекләрен кайгырту белән шөгыльләнмәгән. Аның тупас, кимсетүле, рәхимсез мөнәсәбәте балаларга физик һәм психологик газаплар китергән.
Суд аңа 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән. Хәзер ике бала да социаль учреждениегә тапшырылган.
Автор фотосы.