

Нефтекама шәһәрендә давыл агачларны аударган, кече архитектура формаларына һәм автомобильләргә зыян китергән, баннерларны һәм плакатларны алып очырган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе алдагы тәүлеккә шторм кисәтүе игълан итте.
Иртәгә көндез республикада урыны белән яңгыр, яшен, боз явачак, җил тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк.
Уфада төнлә +12...+14°, җил секундына 10 метрга кадәр, көндез кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар, җилнең секундына 18 метрга кадәр көчәюе көтелә. Һава температурасы көндез +24 + 26 градус булачак.
Фото: видеодан скрин