

Черкиләрдән ничек сакланырга? Моның универсаль ысулы юк. Әйтик, бинада электр фумигаторларын —сыекча яисә пластина кулланырга киңәш ителә, дип белдергән “aif.ru” басмасына энтомолог Роман Хряпин.
Энтомолог сүзләренчә, бу вариант бина эчендә иң нәтиҗәлесе, ә менә урамда тиешле кием һәм репеллентлар тәннең ачык өлешләрен сакларга ярдәм итәчәк.
"Киемне дә репеллентлар белән эшкәртергә мөмкин, бигрәк тә ул үтәкүренмәле һәм черкиләр бик җиңел тешләрлек булганда. Әгәр аны юмасаң, репеллент чаралар киемдә тәүлекләр буе саклана. Әйтик, без күлмәкне эшкәрттек, һәм ул безне 30 тәүлеккә кадәр нәтиҗәле яклый ала", - дип билгели Хряпин.
Турыдан-туры тәнгә сиптерү күпкә азрак тәэсир итә – ярты сәгатьтән дүрт-биш сәгатькә кадәр.
Черкиләр кешедән килгән җылылыкка һәм исләргә килә. Нәкъ менә шуңа күрә, физик йөкләнеш вакытында сөт кислотасы бүленеп чыгару аркасында, кешенең бөҗәкләр өчен җәлеп итүчәнлеге арта. Черкиләрне тышкы исләр дә җәлеп итә. Алар алкоголь, хушбуй, крем һәм лосьон исләренә, бигрәк тә лаванда исләре булган косметик чараларга актив килә.
Автор фотосы.