+11 °С
Облачно
Журналга язылу

Питбайк туган көн бүләге булган...

Республикада янә бер баланың гомере фаҗигале өзелде.

Питбайк туган көн бүләге булган...Питбайк туган көн бүләге булган...
Питбайк туган көн бүләге булган...

Кичә, 30 майда, республикада 14 яшьлек үсмернең юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән.

30 май кичендә Осоргино — Енгалыш юлының 3нче чакрымында 14 яшьлек малай питбайкта “Лада Гранта” белән бәрелешкән. Алынган җәрәхәтләрдән үсмер фаҗига урынында ук үлгән. Җиңел машина йөртүчесе аек булган.

Билгеле булуынча, малайга питбайкны узган елда туган көненә әти-әнисе бүләк иткәннәр. 8нче сыйныф укучысы питбайкта дачада вакытта гына йөргән.

Әти-әниләр, балаларыгызга мототранспорт алып бирер алдыннан бик нык уйланыгыз. Сезгә бала гомере кадерлеме, әллә аның питбайкта җилдерү шатлыгымы?!

 

Фото: ДАИ, видеодан скрин

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас