

Ведомствода талпан тешләгән очракта инфекцияләр йоктыру куркынычын киметү өчен төп кагыйдәләрне искә төшерделәр.
"Моны яшәү урыны буенча поликлиникадагы травматология пунктында яисә теләсә кайсы травматология пунктында табибта эшләү яхшырак. Аны бик сак кына, нык һәм тирән урнашкан борынын һәм башын измичә чыгарырга кирәк”, — дип белдерделәр ведомствода.
Талпанны чыгарганда түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк:
- талпанны пинцет яисә чиста марля белән уралган бармаклар белән авыз аппаратына мөмкин кадәр якынрак тотарга һәм, тешләү өслегенә перпендикуляр тотып, талпанны үз күчәре тирәли әйләндереп, тиредән чыгарырга кирәк;
- тешләгән урынны 70 процентлы спирт, 5 процентлы йод, одеколон кебек чаралар белән дезинфекцияләргә кирәк;
- талпанны алганнан соң, кулларны сабын белән яхшылап юарга кирәк;
- әгәр кара нокта калса (борыны яки башы өзелсә), 5 процентлы йод белән эшкәртергә һәм табигый чыгуга кадәр калдырырга;
- алынган талпанны тикшерү өчен "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" микробиология лабораториясенә яки мондый тикшеренүләр үткәрүче башка лабораторияләргә китерергә кирәк.
Фото: ЯИ