+16 °С
Облачно
Журналга язылу

Уфадагы сәүдә үзәгендә 11 яшьлек кыз имгәнгән

Аны авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар.

Уфадагы сәүдә үзәгендә 11 яшьлек кыз имгәнгәнУфадагы сәүдә үзәгендә 11 яшьлек кыз имгәнгән
Уфадагы сәүдә үзәгендә 11 яшьлек кыз имгәнгән

Уфаның «Семья» сәүдә үзәгендә 11 яшьлек кыз эскалатордан егылып имгәнгән. Бу хакта “Ufa1” чыганагы хәбәр итә.

Ул өченче каттан икенчегә төшеп барганда, эскалатор борты аша егылып төшкән.

Баланы авыр хәлдә дәваханәгә алып киткәннәр.  Табиблар кызда баш сөяге җәрәхәте, баш мие селкенү, эче һәм муены җәрәхәтләнүен билгеләгәннәр.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас