+12 °С
Облачно
Журналга язылу

Инсульт кешене “яшелчә”гә әйләндерә...

Бу чирне кисәтү өчен берничә гадәттән вакытында арынырга кирәк.

Инсульт кешене “яшелчә”гә әйләндерә...Инсульт кешене “яшелчә”гә әйләндерә...
Инсульт кешене “яшелчә”гә әйләндерә...

Киң таралган көндәлек гадәтләр хәтта яшьләрдә дә инсульт барлыкка килү ихтималын арттырырга мөмкин. Мондый нәтиҗәгә невролог Чандана Гоуда килгән, дип яза “aif.ru” басмасы.

Белгеч сүзләренчә, начар гадәтләр арасыннан йокы режимын даими бозу — аеруча куркыныч. Соңгы елларда табиблар хроник йокы туймау белән баш миенең кан тамырлары авырулары арасындагы бәйләнешкә игътибар иткән.

“Даими йокысызлык стресс гормоннары дәрәҗәсен арттыра, кан басымы “уйната”, ялкынсыну процессларына һәм матдәләр алмашынуы бозылуга китерә, алар ишемик һөҗүмнәр, шулай ук инсульт белән дә бәйле”, — дип билгели Гоуда.

Эксперт аңлатканча, йокы туймау дигәндә, сүз төнлә озак сериаллар карау һәм йоклар алдыннан смартфоннан файдалану гадәте турында бара.

Моннан тыш, йокы туймау еш кына башка тискәре факторлар белән дә бәйле: артык күп кәһва эчү, физик активлыкның аз булуы һәм начар туклану. Гомумән алганда, болар барысы да йөрәк-кан тамырлары системасына өстәмә йөкләнеш тудыра.

Невролог ассызыклаганча, сөйләм бозылу, баш әйләнү, кул-аякларны ою, аларны тоймау, вакытлыча күрү начараю –  борчылу тудырырга тиешле сигналлар. Мондый симптомнар тиз узса да, алар еш кына микроинсульт барлыгын күрсәтә.

Инсульт куркынычын киметү өчен белгеч йокы режимын сакларга, кичке вакытта телефон куллануны, телевизор карауны чикләргә, даими рәвештә физик активлык белән шөгыльләнергә, стресс дәрәҗәсен киметергә һәм артериаль кан басымы, холестерин күрсәткечләрен тикшертеп торырга киңәш итә.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас