+12 °С
Облачно
Журналга язылу

Бал корты чакса...

Бал корты чагу файдалы дип саналса да, кайбер кеше өчен бу аяныч булырга мөмкин.

Бал корты чакса...Бал корты чакса...
Бал корты чакса...

Бал кортына аллергия булган кешеләр өчен корт чагу бигрәк тә куркыныч, хәтта үлүчеләр дә бар.

Беренче ярдәм

Әгәр бал корты чакса, пинцет яисә энә белән тизрәк угын алырга кирәк. Чөнки аннан агу бүленеп чыгу дәвам итәчәк. Шөпшә һәм төклетура, бал кортыннан аермалы буларак, угын калдырмый һәм берничә тапкыр тешләргә мөмкин. Укны алганнан соң, шул урынга антисептик белән чылатылган салфетка, аннары авыртуны, шешүне киметү өчен боз куегыз. Аллергия билгеләре булганда, дару эчерегез яисә укол ясарга кирәк.

Анафилактик шок күзәтелгәндә тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Хәвефле сигналлар – тән буйлап кызыл тимгелләр тарала, бит, ирен, тел шешеп чыга, һава җитми, тын кысыла, йөрәк тибеше ешая. Табиблар килгәнче, зыян күрүче кешене уңайлы итеп яткырыгыз, бүлмәне җилләтегез, сулышы буылса, муенын кысып торган киемнәрне чишегез.

Нишләргә ярамый?

Корт чаккан урынны кашырга, җәрәхәткә уксус сөртергә, авыз белән суырып энәсен алырга тырышырга ярамый. Авыртуны тоймас өчен спиртлы эчемлекләр куллану да авыруның хәлен катлауландырырга мөмкин.

Ничек сакланырга?

Бал корты һөҗүм итә башласа, беренче чиратта, бәргәләнмәскә кирәк. Бигрәк тә умарта бакчасында үзегезне тыныч тотыгыз. Кискен хәрәкәтләр ясамагыз. Махсус челтәр башлык, ачык төстәге кием кисәгез ышанычлырак. Бал кортлары янында тәмәке тартмавың яхшырак. Кортлар хушбуй сөрткән, хәмер эчкән кешене дә өнәми.

Фото: ЯИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас