

Табиблар тимер акча йоткан ике яшьлек баланың гомерен саклап калган. Гадәттән тыш хәл 2 июньдә Хәйбулла районында булган. Район дәваханәсенә тимер акча йоткан ике яшьлек баланы китергәннәр.
Хирургия бүлеге мөдире Вилнур Сәүбәнов эндоскопик җиһазлар ярдәмендә, зыян китермичә, чит предметны уңышлы тартып чыгарган.
Хәзер сабый үзен яхшы хис итә, табиблар күзәтүе астында. Аның гомеренә һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.
Әти-әниләр, вак уенчыклар, тимер акчалар, магнитлар һәм башка куркыныч әйберләрне кечкенә бала кулы җитмәслек урында саклагыз. Бәла аяк астында гына, дип юкка әйтмәгән борынгылар.
Фото: Сәламәт саклау министрлыгының матбугат хезмәте