

Әти-әнигә өй эшләрендә ярдәм итү балаларга уңышлырак булып үсәргә ярдәм итә. Бу хакта «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында психолог Светлана Качмар сөйләде.
Белгеч аңлатканча, өй эшләрен башкаручы балада җаваплылык хисе формалаша. Шуның нәтиҗәсендә аның киләчәге уңышлырак һәм бала үз тормышы белән канәгать булачак.
"Шулай килеп чыга, ниндидер даими өй бурычлары ешрак кызларга эләгә. Әнә шулай бала җаваплылык мускулын күнектерә. Әгәр сиңа ниндидер эш кушканнар икән, җаваплылык тоясың", - дип ассызыклады психолог.
Аның сүзләренчә, бала үз гамәлләренең нәтиҗәсен аңларга өйрәнеп үсә.
Фото: ЯИ