+15 °С
Облачно
Журналга язылу

Гаилә белән агуланганнар

Гаилә белән агуланганнарГаилә белән агуланганнар
Гаилә белән агуланганнар

Шимбә көнне, 6 июньдә, Октябрьский шәһәре дәваханәсенә көнкүреш газы белән агуланган гаиләне: ир белән хатынны һәм 13 яшьлек баланы китергәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин язды.

Бәхетсезлек очрагы өйдә булган. Башлангыч фаразлар буенча, сәбәп – газ колонкасының төзек булмавы. Баланы – реанимациягә, ир белән хатынны токсикология бүлегенә салганнар. Аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән. Хәзер балигъ булмаган баланың хәле яхшырган, ул гомум палатага күчерелгән. Әти-әнисе дә канәгатьләнерлек хәлдә, амбулатор дәвалануга җибәрелгән.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас