+17 °С
Облачно
Журналга язылу

Өлкәннәр күрмәгән, бала суга кергән...

Башкортстанда өлкәннәр гамьсезлеге аркасында балалар суга бата язган.

Өлкәннәр күрмәгән, бала суга кергән...Өлкәннәр күрмәгән, бала суга кергән...
Өлкәннәр күрмәгән, бала суга кергән...

Башкортстанда өлкәннәрнең гамьсезлеге аркасында балалар чак кына суга батып үлми калган.

Беренче очрак Бәләбәйдә булган. 10 яшьлек малай “Җырлаучы чишмәләр” паркындагы шәһәр буасында бата язган. Зурлар игътибарны читкә юнәлткән, ә бала суга кергән. Бәхеткә, шаһитлар яшен тизлеге белән коткарырга ташланган — малайны судан чыгарганнар һәм табибларга тапшырганнар. Аның гомеренә берни дә янамый. Балага икенче гомер биргән битараф булмаган кешеләргә аерым рәхмәт!

Шул ук көнне Архангель районында тагын бер очрак булган. Инҗәр елгасында өч бала (8 һәм 12 яшьлекләр) чак кына батып үлми калган. Ял итүчеләр "Су коену тыелган" дигән аншлаглар урнаштырылган урында су коенганнар. Бәхеткә, әти-әниләр  балаларын агым алып киткәнен вакытында күреп, аларны судан чыгарганнар.

“Исегездә тотыгыз: балаларның иминлеге, гомере – бары тик өлкәннәрнең җаваплылыгында! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” – дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре.

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас