

Баймак районының Нигәмәт авылында шаһитлар Сакмар елгасында баткан кечкенә кызның гәүдәсен судан чыгарганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, фаҗига өлкәннәр күз алдында булган: бала җиһазландырылмаган урында караучысыз су коенган.
Хәлнең сәбәпләре ачыклана, фаҗига урынында тикшерү органнары һәм полиция хезмәткәрле эшли.
Ел башыннан бирле Башкортстан сулыкларында 31 кеше һәлак булган, шуларның 4се балалар.
Әти-әниләр, балаларны су буйларында үзләрен генә калдырмагыз, һәрвакыт күз-колак булыгыз. Аларның гомере өчен сез җаваплы икәнне онытмагыз.
Автор фотосы.