+18 °С
Дождь
Журналга язылу

Ә балалар һаман питбайкларда җилдерә...

Ә балалар һаман питбайкларда җилдерә...Ә балалар һаман питбайкларда җилдерә...
Ә балалар һаман питбайкларда җилдерә...

Тәүлек эчендә җиде балигъ булмаган баланы тоткарлаганнар.

Бер тәүлек вакыт эчендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1500 очрагын ачыклаган. Бу хакта Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

43 машина йөртүчесе транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән, өчесе кабат шундый ук хокук бозу өчен Русия Җинаять кодексының 264.1 мәддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарттырылган.

Шулай ук юл-патруль хезмәте инспекторлары балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуның 15 очрагын ачыклаган; 5 хокуксыз машина йөртүчеләр белән идарә итү очрагы; 46 хокуксыз идарә итү һәм 32 каршы як хәрәкәт полосасына чыгу очрагы.

«Мототехника» профилактик чарасы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мототранспорт йөртүчеләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 16 очрагын ачыклаган.

Уфада Дәүләт автоинспекциясе һәм Иҗтимагый хәвефсезлек үзәге рейды барышында җиде балигъ булмаган баланы питбайк руле артында тоткарлаганнар.

Ел башыннан бирле Башкортстанда балалар катнашында барлыгы 29 авария булган, аларда 31 бала зыян күргән.

 

Фото: ДАИ матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас