

Җәй айларында балалар җәрәхәтләнү очраклары аеруча арта. Каникулларда буш вакыт күп, балалар күп вакытларын урамда үткәрә.
Шушы көннәрдә Чишмә районында автомобиль электр самокатындагы ике малайны бәрдергән. Бу хакта социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
11 яшьлек зыян күрүче Республика клиник балалар дәваханәсенә озатыла, бала хәзерге вакытта анда дәвалана. Икенчесе – 9 яшьлек мәктәп укучысы күпсанлы имгәнүләр алган. Ярдәм амбулатор рәвештә күрсәтелә.
Миякә районында 11 яшьлек кыз самокаттан егылган. Зыян күрүче төрле җәрәхәтләр белән Миякә район дәваханәсенә китерелгән.
Әти-әниләр, көн саен диярлек самокатта балалар имгәнү очраклары кабатланып тора. Балаларыгыз белән сөйләшегез, зур тизлектә самокатта йөрүнең куркынычы турында аңлатыгыз. Җәйләрегез имин үтсен!
Автор фотосы.