+14 °С
Дождь
Журналга язылу

Мәктәп теплицасында агулы чәчәк үстергәннәр

Европадагы иң агулы үсемлекне 3нче сыйныф укучысы утырткан.

Мәктәп теплицасында агулы чәчәк үстергәннәрМәктәп теплицасында агулы чәчәк үстергәннәр
Мәктәп теплицасында агулы чәчәк үстергәннәр

Швейцариянең Базель шәһәрендәге башлангыч мәктәпнең теплицасында Европадагы иң агулы үсемлекләрнең берсе булган аконит чәчәген үстергәннәр.

Аны, агулы икәнен белмичә, 3нче сыйныф укучысы утырткан. Шулай итеп, агулы аконит базилик, тимьян, шалфей кебек тәмләткеч үсемлекләр белән бер түтәлдә үсеп утырган.

Кыз әнисенә үзенең хезмәт җимешләре белән мактанырга уйлый. Ярый әле шул вакытта агулы үсемлекне әнисе күреп кала һәм бу турыда мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итә. Куркыныч чәчәкне шунда ук өзеп ташлыйлар.

Фото: ЯИ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас