

Башкортстанда үз балаларына 1 миллион сумнан артык алимент бурычы җыелган ир белән хатынны эзлиләр.
Суд приставларының Калинин районы бүлеге балигъ булмаган балаларны карау өчен акча түләмәгән өчен Алмаз белән Гөлчәчәк Г.ны эзли. Алар ике кечкенә балаларына 1 миллион сумнан артык бурычлы.
Фаразлануынча, балаларның әти-әнисе Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе территориясендә качып йөри, рәсми булмаган рәвештә эшкә урнашканнар.
Бурычлылар суд приставлары хезмәтенә килмәү, озак вакыт качып йөрү сәбәпле башкарма эзләүгә игълан ителгәннәр.
Әлеге гражданнарның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысыннан да 8 (347) 273-56-40, 8-927-319-71-40 телефоннары буенча ведомствоның дежур частена хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: ГУФССП России по РБ | ВК