+14 °С
Облачно
Журналга язылу

Елга агымы көчле урында фаҗига буласын көт тә тор!

Коткаручылар Агыйделдән 14 яшьлек кызны чыгарган.

Елга агымы көчле урында фаҗига буласын көт тә тор!Елга агымы көчле урында фаҗига буласын көт тә тор!
Елга агымы көчле урында фаҗига буласын көт тә тор!

Уфаның Киров районында чак кына фаҗига булмый калган. Ике укучы кыз комлы утраучыкта, рәсми булмаган һәм ял итү өчен җиһазландырылмаган урында су коенырга карар кылган.

Кызлар суга керү белән, аларны көчле агым аяктан ега һәм берсен тирәнлеккә алып китә башлый.

Бәхеткә, янәшәдә Уфаның Гражданнар саклау идарәсенең эзләү-коткару отряды коткаручылары кизү торган була. Алар көймәдә йөзеп килә һәм аңа коткару түгәрәге ташлый. Коткаручылар үсмерне ярга чыгара. Аңа медицина ярдәме кирәк булмый.

Коткаручылар кисәтә: комлы утраучыклар һәм кыргый пляжлар үлемгә китерүче куркыныч тудыра. Андагы агым – алдан әйтеп булмый торган күренеш, ә төбе тикшерелмәгән. Әгәр сезне агым эләктереп алса, иң мөһиме — паникага бирелмәскә. Ташкынга каршы йөзәргә тырышмагыз, башыгызны су өстендә тотып тору өчен аркагызга әйләнегез, көчегезне саклагыз һәм ярдәмгә чакырыгыз.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас