Балаларны төн буена эзләгәннәр

Ике үсмер Чыршылытауга менеп киткән...

Балаларны төн буена эзләгәннәрБалаларны төн буена эзләгәннәр
Балаларны төн буена эзләгәннәр

Ике үсмер Магнитогорск шәһәреннән Әбҗәлил районының Зеленая Поляна авылына, Чыршылытауга менәргә дип килгәннәр. Элек алар монда мәктәп белән экскурсиягә  килгән булганнар, ә хәзер үзләрен сынап карарга, маршрутны үзаллы үтәргә теләгәннәр.

Малайлар тау башына уңышлы менгән, ләкин кире кайтканда кыенлыклар туган. Көчле яңгырдан соң сукмаклар юылган һәм малайлар адашып, бөтенләй икенче якка киткәннәр. Бәхеткә,  мобиль элемтә булган вакытта әти-әниләренә шалтыратырга өлгергәннәр.

Ярдәмгә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары һәм полиция хезмәткәрләре чыккан. Алар төн буена урман массивыннан балаларны эзләгән.

Соңрак ачыклануынча, малайлар Салават-совхоз хуторына барып чыкканнар, ләкин анда беркем дә яшәми. Үсмерләргә төнне ташландык бинада үткәрергә туры килгән. Иртән хуторга каравылчы килгән һәм шунда ук малайлар турында ашыгыч хезмәткә хәбәр иткән. Коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре тиз арада килеп җиткән, үсмерләрне квадроциклларда "Горное ущелье" балаларны сәламәтләндерү үзәгенә алып килгәннәр. Анда аларны Магнитогорскидан килгән әти-әниләре көтеп торган.

Дуслар, исегезгә төшерәбез! Туристлык маршрутына чыгар алдыннан якыннарыгызга маршрут һәм планлаштырылган кайту вакыты турында хәбәр итегез. Авыр хәлдә калсагыз, ярдәм сорап 112 номерына мөрәҗәгать итегез! Балаларның үзләрен генә мондый юлга чыгарып җибәрмәгез!

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас