+18 °С
Облачно
Журналга язылу

Балаларны су буена үзләрен генә җибәрмәгез...

Бүген Мишкә районында фаҗига булган.

Балаларны су буена үзләрен генә җибәрмәгез...Балаларны су буена үзләрен генә җибәрмәгез...
Балаларны су буена үзләрен генә җибәрмәгез...

Бүген көндез Байморза авылында фаҗига булган. Буадан 12 яшьлек баланың гәүдәсен чыгарганнар. Булган хәлнең шартлары ачыклана, оператив-тикшерү чаралары үткәрелә. Баланың туганнары белән психолог эшли. Бәхетсезлек очрагы булган урын коену өчен җиһазландырылмаган.

Гадәттән тыш хәлләр минстрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе кисәтә:

Әти-әниләр һәм өлкәннәр!

Йөзә белсәләр дә, балаларыгызны сулыклар янында беркайчан да караучысыз калдырмагыз.

Җиһазландырылган урыннарда гына коеныгыз – рәсми пляжларда, кисәтүче билгеләр, су төбе тикшерелгән, коткаручылар кизү тора. Кыргый сулыкларда яшерен куркынычлар сагалый: чокырлар, салкын чишмәләр, агач тамырлары, көчле агым.

Балаларга хәвефсезлек кагыйдәләрен аңлатыгыз: өлкәннәрдә башка суга кермәскә, ялгыз йөзмәскә, таныш булмаган урыннарда чуммаска, бәла-каза турында ялган сигналлар бирмәскә.

Балаларны кечкенәдән йөзәргә өйрәтегез – бу исән калуның төп күнекмәсе.

Әгәр сез бәхетсезлек очрагына шаһит булсагыз, кичекмәстән 101, 112 телефоннарына шалтыратыгыз.

Сезнең уяулыгыгыз – балаларыгызның иминлеге нигезе ул!

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас