

Җәй кызу - урман җиләкләре өлгерә торган вакыт. Ләкин күнеккән караҗиләк һәм нарат җиләге арасында еш кына агулы игезәкләре яшеренә. Алар да бик тәмле күренә, ләкин чынлыкта бу җимешләр үлем куркынычы белән яный.
Балалар аларны еш кына авызларына каба, ә өлкәннәр ашарга ярый торган җиләкне агулысыннан аермый. Урманда ничек ялгышмаска һәм, әгәр агулану булган икән, нишләргә икәнлеген “360.ru” басмасына агроном Елизавета Тихонова сөйләгән.
Русиянең урта полосасында иң куркыныч үсемлекләрнең берсе – карга күзе (вороний глаз).
"Зур зәңгәр җиләк, күкҗиләккә яисә караҗиләккә бик охшаган. Ашарга яраклылардан шуның белән аерыла: чәчәк түтәлендә — бердәнбер җиләк бар”, — дип аңлатты белгеч.
Бүре җиләге (волчье лыко) шундый ук мәкерле. Тихонова сүзләренчә, ул бик матур чәчәк ата, ачык кызыл җиләкләр бирә. Карга күзендә дә, бүре җиләгендә дә агу җимештә туплана.
Ландышны да исәптән төшерергә кирәкми. Аның җиләген ашау катгый тыела. Ул йөрәк ритмын бозарга, хәтта йөрәкнең тулысынча туктавына да китерергә мөмкин. Уймак чәчәк (наперстянка) җимешләре дә йөрәккә шундый ук көчле токсик тәэсиргә ия.
Тихонова ассызыклавынча, агулы җиләкләр нәкъ менә гөмбә һәм җир җиләге җыю чорында өлгерә. Нәкъ менә шуңа күрә урманда агулану куркынычы, беренче чиратта, балалар өчен куркыныч.
Фото: ЯИ