

Соң башкача аңламый бит, дип акланырга ашыкмагыз. Бу күренешнең начар нәтиҗәләре соңрак сизеләчәк. Гел генә кагылып-тиргәлеп үскән бала йомыкыйга, үз-үзенә ышанмаучанга әйләнә. Аның күз алдында әти-әнисенең абруе төшә. Үскәч, ул үзе дә балаларын нәкъ сезнең кебек тәрбияләячәк.
Кычкыру гадәтеннән ничек арынырга? Түбәндәге киңәшләрнең ярдәме тими калмас.
Эмоцияләрегез белән идарә итәргә өйрәнегез. Шунысын истән чыгармагыз — бала бернәрсәне дә “үч итеп” эшләми. Ул әле бала гына һәм хаталанырга тулы хакы бар. Ә сез, ата-аналар, өйрәтергә, аңа ярдәм итәргә тиеш.
Үзегезгә туктап калыр өчен берәр девиз уйлап табыгыз. Мәсәлән, “Мин — тыныч, кычкырырга уемда да юк!” Кискен вакытларда шуны исегезгә төшерегез һәм эмоцияләрне йөгәнләргә тырышыгыз.
Үзегезне чыгырдан чыгу дәрәҗәсенә кадәр җиткермәгез. Кем әйтмешли, “кофе-пауза” эшләп алыгыз. Душта коенып чыгыгыз яисә бәрәңге әрчегез.
Гадәттә, балага кычкыруның төп сәбәбе бөтенләй башка проблемага бәйле була. Эштә күңелсезлекләр килеп туган яисә гаиләдә мөнәсәбәтләр кискенләшкән. Ару-йончудан, кәефсезлектән бар ачуны балага күчерү һич кенә дә дөрес түгел. Сезнең уңышсызлыкларда аның гаебе юк, шуны акылыгызга сеңдерегез.
Балага ихтирамлы булыгыз, аңа шәхес итеп карарга тырышыгыз. Үскәч, ул да сезгә шундый мөнәсәбәттә булыр. Иң мөһиме, ул сау-сәламәт, ә калганын төзәтеп, өйрәтеп, аңлатып була.
Автор фотосы.