+20 °С
Дождь
Журналга язылу

10 яшьлек баланы коткарганнар, ә әнисен...

Узган ял көннәрендә республика сулыкларында бер-бер артлы фаҗигаләр булды.

10 яшьлек баланы коткарганнар, ә әнисен...10 яшьлек баланы коткарганнар, ә әнисен...
10 яшьлек баланы коткарганнар, ә әнисен...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада өч көн эчендә алты кеше суга баткан. Һәлак булучылар арасында бер бала да бар. Өч кешене, шул исәптән бер баланы, коткарып кала алганнар.

3 июльдә Уфа районында Өршәк елгасында батып баручы оныгын коткарырга тырышып, 72 яшьлек ир һәлак булган. Бала исән калган.

Шул ук көнне Мишкә районындагы буада 12 яшьлек малай суга баткан.

4 июльдә Караидел районындагы Өреш елгасы буенда 50 яшьлек ирнең гәүдәсен судан чыгарганнар. Шулай Уфада, Сипайлово бистәсендәге суда билгесез ирнең гәүдәсе табылган.

5 июльдә Стәрлетамак шәһәр пляжында водолазлар Ашкадар елгасыннан 56 яшьлек ирнең гәүдәсен чыгарганнар.

Кичә Уфа елгасының Дудкин кичүендә рөхсәтсез урында су коенганда 38 яшьлек хатын-кыз батып үлгән. Ул 10 яшьлек кызы белән бергә тирәнгә йөзеп керә һәм ярга кире кайта алмый. Бала махсус хезмәтләр килгәнче шаһит тарафыннан коткарыла.

Бәхеткә, Нөгеш сусаклагычында 24 яшьлек ике ир-егетне коткарып кала алганнар, аларны җәрәхәтләр белән дәваханәгә китергәннәр.

 

Автор фотосы. 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас