+20 °С
Дождь
Журналга язылу

Сабый тәрәзә төбендә уйнаган...

Кибет козырегына килеп төшкән бала дәваханәдә. 

Сабый тәрәзә төбендә уйнаган...Сабый тәрәзә төбендә уйнаган...
Сабый тәрәзә төбендә уйнаган...

Москит челтәрләренә ышанып, тәрәзәләрне ачып куймагыз!

Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматы буенча, ашыгыч хезмәтләргә Октябрь проспекты урамындагы йортта баланың биеклектән егылуы турында мәгълүмат килгән. Кыз алты катлы йортның дүренче катындагы фатирда тәрәзә төбендә уйнаган.

Сабый москит челтәренә таянган һәм беренче каттагы кибет козырегына килеп төшкән. Чакыру буенча килгән коткаручылар зыян күргән сабыйны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Кызны дәваханәгә салганнар.

Әти-әниләр, москит челтәрләренә ышанып, тәрәзәләрне ачып куймагыз! Тәрәзә төбе - бала уйный торган урын түгел!

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас