

Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, әлеге очрак башкаланың Моторлар төзүчеләр урамында булган. 15 яшьлек өч кыз бер кабартылган матраска ятып, ташлау каналында суга керә. Каналның көчле агымы кызларны Караидел елгасына алып чыга.
Үсмерләр елга уртасында матрас белән берничек тә идарә итә алмый. Бәхеткә, шаһитлар ярдәм чакыра. Якында гына кизү торган коткаручылар кичекмәстән балаларны эзләргә чыгып китә. Кызларны кечерәк бер утрауда табалар. Коткаручылар балаларны катерда исән-имин ярга чыгара. Үсмерләргә медицина ярдәме кирәк булмый.
Әти-әниләр, суда фаҗигаләр булмасын өчен балаларыгызга мондый уеннарның куркынычы турында аңлатыгыз. Матрас көчле агым яисә җил аркасында суда әйләнеп капланырга мөмкин. Йөзә белмәгән очракта бу бик куркыныч!
Фото: Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте