+20 °С
Облачно
Журналга язылу

Су буенда сабый гомере өзелгән...

Ике баланың буага китүен өлкәннәр күрми дә калган.

Су буенда сабый гомере өзелгән...Су буенда сабый гомере өзелгән...
Су буенда сабый гомере өзелгән...

Яңавыл районында фаҗигале хәл булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 6 июлдә иртән Максимово авылында туганнарында кунакта булган 3 яшьлек малай үзенең 5 яшьлек апасы белән йорт ишегалдында уйнаган. Балалар, өлкәннәр күрмәгәндә, йорт артындагы буага киткәннәр. Кызганычка каршы, кечкенә малай суга егылып, тончыгып үлгән.

Тикшерү бара, фаҗигагә китергән сәбәпләр һәм шартлар ачыклана, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Ведомствода ата-аналарны һәм балаларның законлы вәкилләрен су буйларында хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәделәр.

Фото: Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас