

Белгечләр аңлатуынча, агулы гөмбә ашаган кешенең дәваханәгә мөрәҗәгать итү өчен 7 сәгате генә бар.
Аларның сүзләренчә, агуланган кеше никадәр тизрәк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итсә, организм өчен начар нәтиҗәләр шулкадәр азрак булачак. Табибларны көткәндә 1,5 литр тозлы су эчәргә, ятарга һәм аякларга җылыткыч куярга була.
Шулай ук гөмбә яратучыларга бары тик яхшы таныш булган һәм сыналган гөмбәләрне генә җыярга киңәш итәләр.
"Агулы гөмбә янында пешкән суган төсен үзгәртә дигән борынгы лайфхак дөрес түгел, ул бөтенләйэшләми", — дип белдерә алар.
Гөмбә белән агуланмас өчен аларны юлдан читтә, завод-фабрикалар якын булмаган, экологик чиста урыннардан җыярга кирәк. Аларны чиләккә яки пакетка салырга ярамый, бары тик үрелгән кәрзингә җыярга кирәк. Өйгә кайткач, көнендә эшкәртеп кую да бик мөһим.
Автор фотосы.