+19 °С
Облачно
Журналга язылу

Сабый гомере кыл өстендә булган

Башкортстанда табиблар 4 яшьлек баланы коткарган.

Сабый гомере кыл өстендә булганСабый гомере кыл өстендә булган
Сабый гомере кыл өстендә булган

Чакмагыш үзәк район дәваханәсе табиблары эче бик нык авырту белән килгән кечкенә кызның гомерен саклап калганнар. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, диагностика баланың хәле бик куркыныч булуын күрсәткән: перитонитка китергән эренле ялкынсыну. Хәлне аппендиксның аномаль урнашуы да катлауландырган.

Баланың хәле бик тиз начарая баруын исәпкә алып, табиблар ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Сепсис үсеше куркынычы югары булганлыктан, баланы санитария вертолеты бортында Республика балалар клиник дәваханәсенә озатканнар. Анда кыз интенсив терапия алуын дәвам иткән.

Хәзер инде сабыйның хәле яхшы, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас