

Диетолог Мира Илич шоколадның нинди төре иң файдалысы булуын билгеләгән. Табиб сүзләренә караганда, шоколадтагы флавоноидлар йөрәк өчен файдалы. Бу матдәләр холестерин дәрәҗәсен контрольдә тота, артериаль кан басымын һәм тромблар барлыкка килү куркынычын киметә, шулай ук алар тормыш өчен мөһим органнарга кан агуны яхшыртуга ярдәм итә.
Белгеч кара шоколадны иң файдалысы дип белдерә,чөнки анда флавоноидларга бай булган какао-боблар күп. Диетолог какао 70тән 85 процентка кадәр булган шоколадны ашарга киңәш итә. Киптерелгән яки яңа җыелган җиләк-җимеш һәм чикләвекләрдән тыш, катнашмалар зыянлы булуын белдерә.
Табиб көненә 30 граммга кадәр шоколад ашарга була, дип нәтиҗә ясый. Нормадан чыкмаганда, кеше артык гәүдә авырлыгы җыймаячак һәм организм өчен файдалы антиоксидантлар алачак.
Фото: иcdnn21.img.ria.ru