

ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы республикада яшәүчеләр үз балаларына кушкан популяр һәм сирәк исемнәрне яңартты. 2026 елның 11 июленә сирәк очрый торган кызлар исемлегендә Авелина, Дэниза, Мирабель, Наира, Мәрьям бар. Малайлар исемнәре арасында сирәк очрый торганнары: Климентий, Игит, Ревал, Усманҗан, Мөхәммәт.
Башкортстанда кызларга ешрак Амелия (210), Ясминә (185), Әминә (181), София (180), Эмилия (166) исемнәре кушалар. Малайларга Әмир (274), Эмир (195), Тимур (187), Михаил (179) һәм Марк (156) кебек популяр исемнәр сайлыйлар.
Автор фотосы.