

Банкаларны парда, газ мичендә стерильләштереп була. Моның тагын да җайлы ысулы бар әле - микродулкынлы мичтә! Хуҗабикәләрнең алтынга тиң вакытын саклап калырга ярдәм итә бу могҗиза-мич.
Түбәндәге инструкция буенча эш итсәгез, эш тә тиз барыр, кайнатмаларыгыз да яхшы сакланыр.
1. Яхшылап юылган банкаларга 1сантиметр чамасы су салыгыз һәм мичкә куегыз.
2. Мичне 700-800 Вт режимына куегыз.
3. Таймерны 3-5 минутка куеп, эшләтеп җибәрегез.
Шуның белән шул! Мондый ысул 500-1000 миллилитр сыйдырышлы банкалар өчен уңайлы. Ләкин анда 2-3 литрлы банкаларны да стерильләштереп була. Банкага бераз су салыгыз да мичкә яткырып куегыз.
Тозлау-мозлау эшләрегез уң барсын, әниләр!
Фото: ЯИ