+17 °С
Облачно
Журналга язылу

Өлкәннәрдән башка су коенырга килгән

Суга бата башлаган 9 яшьлек баланы коткаручылар күреп калган.

Өлкәннәрдән башка су коенырга килгәнӨлкәннәрдән башка су коенырга килгән
Өлкәннәрдән башка су коенырга килгән

Кичә башкаланың Кашкадан күле пляжында 2017 елда туган бала тирәнлеккә йөзеп кергән һәм бата башлаган. Рәсми коену урынында дежур торучы коткаручылар шунда ук ярдәмгә ташланган — малайны ярга чыгарганнар.

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматы буенча, балага медицина ярдәме кирәк булмаган.

Ведомствода баланың су буенда үзе генә булуын ассызыкладылар, һәм ата-аналарга балаларны хәтта җиһазландырылган пляжларга да үзләрен генә җибәрергә ярамавын искәрттеләр.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас