+17 °С
Дождь
Журналга язылу

Машинада 8 яшьлек бала да булган

Республикада юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелде.

Машинада 8 яшьлек бала да булганМашинада 8 яшьлек бала да булган
Машинада 8 яшьлек бала да булган

Баймак районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган, алар арасында бер бала да бар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә кичке 11 сәгать тирәсендә Магнитогорск-Ира автоюлының 126нчы километрында 25 яшьлек «Лада Веста» йөртүчесе, Сибай шәһәре ягына хәрәкәт иткәндә, каршы юнәлештә барган «Лада Ларгус» белән бәрелешүгә юл куйган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике машинаның водителе дә, шулай ук «Лада Ларгус»тагы 34 яшьлек һәм 8  яшьлек пассажирлар пассажирлары авария урынында үлгән, 5 яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

Фаҗигале авариянең барлык шартлары ачыклана.

Юлларда сак булыгыз, ашыкмагыз, хөрмәтле водительләр! Кешеләр, кечкенә балалар язмышы сезнең кулда икәнлеген онытмагыз.

Фото: ДАИ матбугат хезмәте

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас